Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Батыр йөрәкле Нурлыбанәт апа

Иске Әнәле авылында яшәүче Нурлыбанәт апа Хәбибуллина язмышына язылганнарны тыныч кына искә ала алмады. Сикәлтәле, үзәкләренә үткән яшьлек елларын бүген, ничәмә-ничә еллар узганнан соң да, күз яшьләре аша сөйләде. Ничек кенә сабыр, чыдам булырга тырышса да, авырлыкларның тез астына суккан көннәре күп булган шул. - Әтисез үстем, яклаучым да, алдан...

Иске Әнәле авылында яшәүче Нурлыбанәт апа Хәбибуллина язмышына язылганнарны тыныч кына искә ала алмады. Сикәлтәле, үзәкләренә үткән яшьлек елларын бүген, ничәмә-ничә еллар узганнан соң да, күз яшьләре аша сөйләде. Ничек кенә сабыр, чыдам булырга тырышса да, авырлыкларның тез астына суккан көннәре күп булган шул.

- Әтисез үстем, яклаучым да, алдан ышыклап баручым да булмады. Әнинең дә безне иркәләп утырырга вакыты юк иде. Бәхетемә тигәне шулдыр дип, иң авыр эшләрдән дә тайчанмадым. Окоп та казыдым, урман да кистем. Сугыш кырларын да иңләдем. Дәһшәтле елларда телеграмм баганаларына ут кертеп йөрдем. Биш ел җилкәмнән "кутумка" төшмәде, - дип сөйли ул үзе.

Иске Йомралы авылы кызы Нурлыбанәт апа 1949 елда Иске Әнәлегә килен булып төшә. Кыр эшләрендә катнаша, фермада хезмәт итә. Тормыш иптәше яшьли сәламәтлеген югалту сәбәпле, балаларын тәрбияләү, йорт мәшәкатьләрен җайга салу, гомумән, бөтен авырлык аның җилкәсенә төшә. "Батыр хатын-кыз ул. Уфтануны, зарлануны белмәде, уй-ниятләре һәрчак изгелектә булды. Бүген дә барысына шөкер итеп, дөньядан канәгать булып, балаларының хөрмәтен тоеп яши", - диләр Нурлыбанәт апаның күршеләре.

Бу көннәрдә Нурлыбанәт апа Хәбибуллина 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Олы юбилее уңаеннан тапшырылган Рәсәй Президентының Рәхмәт хатын һәм район башлыгының бүләген дә батырлыгына, тырышлыгына зур бәя итеп кабул итте һәм җыерчыклы куллары белән бите буйлап тәгәрәгән шатлык яшьләрен сөртте ул. Әлеге тәбрикләүләргә балаларының, оныкларының да изге теләкләре кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев