Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ИСӘНМЕ, ТУГАН АВЫЛЫМ!

Бу көннәрдә Колгына авылында яшәүче Рәис һәм Әлфия Гыйсмәтуллиннар уллары Рәмисне солдат хезмәтеннән каршы алдылар. Улларының ватан алдындагы бурычын намус белән, исән-сау үтәп кайтуы ата-ана өчен чиксез горурлык һәм сөенеч. Рәмис Апас аграр көллиятендә тракторчы һәм эретеп-ябыштыручы һөнәре үзләштергәннән соң, 1 ел элек армиягә киткән иде. Ул Псков шәһәрендә РФ...

Бу көннәрдә Колгына авылында яшәүче Рәис һәм Әлфия Гыйсмәтуллиннар уллары Рәмисне солдат хезмәтеннән каршы алдылар. Улларының ватан алдындагы бурычын намус белән, исән-сау үтәп кайтуы ата-ана өчен чиксез горурлык һәм сөенеч. Рәмис Апас аграр көллиятендә тракторчы һәм эретеп-ябыштыручы һөнәре үзләштергәннән соң, 1 ел элек армиягә киткән иде. Ул Псков шәһәрендә РФ хәрби-һава көчләре гаскәрләрендә хезмәт итте һәм сынатмады. Якыннарына солдат егет турында бары тик уңай фикерләр генә ишетелде. Рәмиснең энесе Әлфир дә бүген хәрби хезмәттә. Ул Североморск өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдат армия