Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан Апас муниципаль район башлыгы Рәшид Заһидуллин мөрәҗәгате

Хөрмәтле ветераннар, сугыш чоры балалары, ачы елларда ятим калган апа-абыйлар! Кадерле кунаклар! Апас муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән, шәхсән үзем сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы белән чын йөрәктән кайнар котлыйм. 1945 елның 9 Мае - илебез язмышында иң әһәмиятле вакыйга булып тора. Бу көнне кешелек тарихында...

Хөрмәтле ветераннар, сугыш чоры балалары, ачы елларда ятим калган апа-абыйлар! Кадерле кунаклар!

Апас муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән, шәхсән үзем сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы белән чын йөрәктән кайнар котлыйм.

1945 елның 9 Мае - илебез язмышында иң әһәмиятле вакыйга булып тора. Бу көнне кешелек тарихында иң коточкыч сугышның ахыргы сәхифәләренә нокта куелды. Әлеге онытылмас язгы көн Ватаныбыз тарихына бер үк вакытта шатлыклы да, ямансу да вакыйга буларак кереп калды, сүнмәс дан, якты өметләр алып килде. Күз яше аралаш елмаеп бәйрәм ителә торган Бөек Җиңүнең даны еллар узу белән яктырак балкый. Безнең өчен ул тиңдәшсез батырлык, фидакарьлек һәм Ватанга тирән мәхәббәт чагылышы булып тора.

Апас районыннан сугышка 11 меңнән артык кеше китеп, 6 меңнән артыгы сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмады. Күпме бала ятим, күпме гаилә пар канатсыз калды. Сугыш һәрбер йортның бусагасын атлап керде.

Якташларыбыз, Советлар Союзы Геройлары Дмитрий Горбунов, Рем Абзалов, Салават Кәримов, Андрей Кошкин, Иван Федоров, Михаил Кузьмин исемнәре Бөек Җиңү сәхифәләрендә мәңгегә урын алды. Туган җир азатлыгы өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр!

Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Олы сынаулар чорында фронтта да, тылда да бирешмәгәнегез өчен, искиткеч корбаннар бәрабәренә булса да, киләчәккә тормыш тәмен һәм дәртен китереп җиткерә алганыгыз өчен Сезнең алда баш иябез һәм чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.

Илебез һәм республикабыз җитәкчелеге сугыш һәм хезмәт ветераннарына лаеклы тормыш шартлары булдыру программасын дәвам итә, аларның җәмәгать тормышында, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив катнашуына булышлык күрсәтә.

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек моның әһәмиятен тагын да арттыра.

Хөрмәтле райондашлар, сезгә ихлас күңелдән хәерле озын гомер телим! Тыныч күк астында бәхетле һәм мул тормыш, иҗади хезмәт шатлыгы кичереп яшәргә язсын сезгә.

Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев