Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер шатлыкны уртак иткәннәр

Баязовлар Зур Күккүз авылында иң үрнәк һәм тырыш гаиләләрнең берсе. Алар турында олысы-кечесе зурлап һәм ихтирам белән сөйли. Самат абый 50 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Иң элек башлангыч классларда укытса, соңрак физика, математика фәне серләрен төшендерә, физкультура, сызым дәресләре алып бара. Шул ук вакытта 20 ел...

Баязовлар Зур Күккүз авылында иң үрнәк һәм тырыш гаиләләрнең берсе. Алар турында олысы-кечесе зурлап һәм ихтирам белән сөйли. Самат абый 50 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Иң элек башлангыч классларда укытса, соңрак физика, математика фәне серләрен төшендерә, физкультура, сызым дәресләре алып бара. Шул ук вакытта 20 ел директор урынбасары булып эшли. "Нинди генә эшкә кушсалар да, иң беренче булып мин башладым. Оештыручы да булдым, пионервожатый эшләреннән дә тайчанмадым, бу минем эшем түгел дип тормадым, бар күңелемне салып эшләдем", - ди Самат абый хезмәт еллары белән горурланып. Хезмәт ветераны, РСФСРның мәгариф отличнигы Самат Баязовның намуслы, фидакарь эшенең нәтиҗәсен медальләре, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары дәлилли. Ә укытучы өчен иң зур бәя - элеккеге укучылары хөрмәте. Бүген дә алар укытучыларының хәлен белергә килә, бәйрәмнәрдә котлау открыткалары юллый.
Самат абыйның хезмәтенең мөһим һәм җаваплы булуын гаиләсендә дә аңлыйлар. Тормыш иптәше Фәһимә апа аңа терәк, таяныч була. Өч уллары да әти-әни үрнәгендә үсә. Быел алар Алтын туйларын билгеләп үттеләр. "Безнең үпкәләшергә вакытыбыз да булмады. Тормыш юлындагы авырлыкларны бергәләп җиңдек, шатлыкларны уртак иттек", - ди 30 ел сыер савучы булып эшләгән Фәһимә апа. Алар әниләрен һәм апаларын тәрбияләп, хасиятләп соңгы юлга озатканнар. Бүген аларның хәер-догасы белән балаларының, оныкларының игелеген күреп җылы, тату гаилә кочагында яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баязовлар Зур Књккњз