Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер җылы сүз җитә кешегә

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан район үзәк китапханәсендә кабат бер үзенчәлекле бәйрәм-очрашу булды. Бирегә китапханәдә эшләп лаеклы ялга чыккан һәм китапханә каршында эшләп килүче "Сердәш" һәм "Сүнмәс дәрт" түгәрәкләренә йөрүче ветераннар чакырылган иде. - Ел саен да, бәйрәм саен да киләм. Көтеп кенә торам. Бергә эшләгән хезмәттәшләремне, чордашларымны күрү үзе бер бәхет,...

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан район үзәк китапханәсендә кабат бер үзенчәлекле бәйрәм-очрашу булды. Бирегә китапханәдә эшләп лаеклы ялга чыккан һәм китапханә каршында эшләп килүче "Сердәш" һәм "Сүнмәс дәрт" түгәрәкләренә йөрүче ветераннар чакырылган иде.

- Ел саен да, бәйрәм саен да киләм. Көтеп кенә торам. Бергә эшләгән хезмәттәшләремне, чордашларымны күрү үзе бер бәхет, - ди Иске Әнәле авылында яшәүче, китапханәдә 35 ел эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераны Мәрьям апа Шәрәфуллина.

Китапханә хезмәткәрләре "Бер җылы сүз җитә кешегә" дип исемләнгән искиткеч матур ял программасы хәзерләгәннәр иде. Өлкәннәр рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, табын арты уеннарында катнаштылар. Китапханә хезмәткәрләре дә үз чыгышлары белән сөендерделәр. Бәйрәм мул сыйлы табыннар артында барды. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәкыйп Шакиров, үзәк китапханә директоры Зөлфия Сибгатуллина өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.

Мәйсәрә апа Хәбибуллина "Сүнмәс дәрт" түгәрәгенә йөри икән. "Шундый түгәрәкләр оештыручыларга рәхмәт, өйдә генә бикләнеп ятмыйбыз без, рәхәтләнеп аралашабыз. Бер-беребезне сагынышып торабыз", - ди.

Бәйрәмдә өлкәннәр үзләре иҗат иткән шигырьләрен дә укыдылар. Ветераннарның район советы рәисе Мәнфүсә Хәкимҗанова район өлкәннәре тормышыннан гыйбрәтле хәлләр турында сөйләде, яңалыкларга тукталды.

Бәйрәмгә килүчеләр истәлеккә фотога төшеп, үзләрен шулай хөрмәтләүчеләргә рәхмәтләрен ирештереп, бик тә күңелләре булып таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев