Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авиаһәлакәттә Апастан Лящиннар гаиләсе бердәнбер улларын югалтты

Казан халыкара аэропортында кичә булган авиаһәлакәт корбаннары арасында Апаста туып-үскән 37 яшьлек Юрий Федорович Лящин да булуы ачыкланды. 1993 елда Апас мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлаган Юрий Казан бронетанк югары училищесенда укый, аннан Казан дәүләт университеты һәм Бөекбритания югары икътисад һәм менеджмент университетлары тәмамлый. Үз һөнәре буенча халыкара дипломга ия....

Казан халыкара аэропортында кичә булган авиаһәлакәт корбаннары арасында Апаста туып-үскән 37 яшьлек Юрий Федорович Лящин да булуы ачыкланды.

1993 елда Апас мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлаган Юрий Казан бронетанк югары училищесенда укый, аннан Казан дәүләт университеты һәм Бөекбритания югары икътисад һәм менеджмент университетлары тәмамлый. Үз һөнәре буенча халыкара дипломга ия. Мәскәүнең зур бер төзелеш компаниясенең Казан филиалында эшли. Республикада һәм Универсиада объектларының күбесендә ул җитәкләгән компания төзегән заманча корылмалар дистәләп исәпләнә. 4 ел элек аның икенче баласы-Николай туды. Олы кызы Карина тугызынчы сыйныф укучысы. Хатыны Анастасия шәһәр балалар бакчасында гади тәрбияче булып эшли. Юрийның әти-әнисе-районда бик мөхтәрәм пенсионер-укытучылар-Федор Захарович һәм Земфира Зариф кызы Лящиннар бердәнбер улларын Казанда җирләячәк...

Бу турыда тулырак язма газетабызның 20 ноябрь санында дөнья күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев