Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче паспорт алу-гомерлек вакыйга

Узган елның август аенда 14 яше тулган яшь апаслыларны район үзәгенә, хакимият бинасының зур утырышлар залына чакырып, тантаналы төстә паспорт бирелде. Шул көннән башлап, һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә Апаста бу чара үткәрелү матур бер традициягә әверелде. 30 октябрьдә яше җиткән 23 яшүсмер кулына беренче паспорт тапшыру тантанасы үтте. Ел башыннан...

Узган елның август аенда 14 яше тулган яшь апаслыларны район үзәгенә, хакимият бинасының зур утырышлар залына чакырып, тантаналы төстә паспорт бирелде. Шул көннән башлап, һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә Апаста бу чара үткәрелү матур бер традициягә әверелде. 30 октябрьдә яше җиткән 23 яшүсмер кулына беренче паспорт тапшыру тантанасы үтте. Ел башыннан 203 яшь апаслы үзенең тормышта тәүге паспортын әнә шулай дуслары, әти-әниләре катнашында, район хакимияте вәкилләре кулыннан алды.

-Ел ахырына кадәр тагын 45 яшь апаслыга шундый истәлекле вакыйгага чакыру җибәреләчәк,-ди районның паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев