Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче сайлаучы бүләк алды

Апасның үзәк китапханәдә урнашкан 881нче сайлау участогына иртәдән үк халык агылды. Биредә Апасның 10 урамында яшәүче 937 сайлаучы теркәлгән. Халык бик теләп Татарстан Президенты һәм җирле үзидарә депутатлары өчен тавышын бирә. Алар бар да күтәренке кәеф белән сайлау участогына килә, үз фикерен белдерә. Сайлау участогы төп-төгәл иртәнге җидедә үзенең ишекләрен...

Апасның үзәк китапханәдә урнашкан 881нче сайлау участогына иртәдән үк халык агылды. Биредә Апасның 10 урамында яшәүче 937 сайлаучы теркәлгән. Халык бик теләп Татарстан Президенты һәм җирле үзидарә депутатлары өчен тавышын бирә. Алар бар да күтәренке кәеф белән сайлау участогына килә, үз фикерен белдерә.

Сайлау участогы төп-төгәл иртәнге җидедә үзенең ишекләрен ачты. Иң беренче булып, Апастан Рафыйкъ Гайнетдинов бюллетеньнар алды һәм тавышын бирде. Аңа иң җитез сайлаучы буларак, истәлекле бүләк тә әзерләнгән иде.

- Көндәлек эшләргә тотынганчы үземнең гражданлык бурычымны үтисем килде. Көне дә бүген бәйрәмчә бит. Иртәдән үк ялтырап кояш чыкты. Гүя табигать тә безгә якты, матур, мул киләчәк юрый, - ди ул.

Сайлауга иртәдән үк гаиләләре белән килүчеләр дә күп иде. Мисал өчен Эльбрус, Роза, Илшат һәм Эльвира Газимовлар, Гөлфруз һәм Марат Фәхретдиновлар, Лилия һәм Марат Нәбиуллиннар, Фәһим һәм Миләүшә Гомәровлар.

- Бүген һәммә кешегә бәйрәм. Бик теләп гаиләбез белән килдек. Үзебез ышаныч белдергән кешегә тавыш бирдек. Тормышыбызның тагын да ямьле буласына ышанабыз, - диделәр Фәхретдиновлар.

Әлеге сайлау участогында 13 яшь тавыш бирүче теркәлгән. Мисал өчен, Динар Зәйнуллин, Илүзә Гобәйдуллина, Алинә Шәрәфуллина сайлауда беренче тапкыр катнаштылар. Аларга да истәлекле бүләкләр әзерләнгән иде.

- Бу көнне бик озак көттем. Минем дә кулыма паспорт алып, әти-әнием, апам кебек сайлауга киләсем бик килгән иде. Әлеге вакыйга мәңгелеккә күңелемдә калачак, - ди Илүзә Гобәйдуллина.

- Халык бик актив. Киләләр, сайлыйлар, бер-берсе белән күрешәләр, хәл-әхвәлләрен белешәләр. Бүгенге көн бәйрәмне хәтерләтә, - ди комиссия әгъзасы Сания Усманова.

Үзәк китапханә янында сәүдә ноктасы хезмәт күрсәтте. Теләгән кеше кондитер әйберләре сатып алды. Шунда ук чәй өстәле дә оештырылган иде.

- Коймак белән чәйләр эчтек. Дуслар белән эчкәндә ул чәй бигрәк тә тәмле бит. Бүген хуҗалык эшләренә тагын да яхшы кәеф белән тотынабыз инде, - диде иртәнге сәгатьләрдә үк сайлау участогына килгән Даимә апа Тимеркәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев