Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бездә үткән “Йолдызлы бәлеш көне” тәмам: тәмле һәм истәлекле бәйрәм булды бу көн

Бик истәлекле һәм үзенчәлекле, чын бәйрәм рухында үтте бу көн. Иртәдән үк Апасыбызның уңган әниләре, апалары әле генә мичтән чыккан кайнар бәлешләрен тотып безгә агылдылар. Апастан Әминә Садыйкова, Раилә Баязова, Лилия Сәгъдиева, Зина Латыйпова, Таһирә Шәфигуллина, Асия Хәсәнова, Бану Кадыйрова, хәтта ерак авыллардан Әҗемнән Гөлнар Сәгытдинова, Урта Балтайдан Рузалия Хисамова,...

Бик истәлекле һәм үзенчәлекле, чын бәйрәм рухында үтте бу көн. Иртәдән үк Апасыбызның уңган әниләре, апалары әле генә мичтән чыккан кайнар бәлешләрен тотып безгә агылдылар. Апастан Әминә Садыйкова, Раилә Баязова, Лилия Сәгъдиева, Зина Латыйпова, Таһирә Шәфигуллина, Асия Хәсәнова, Бану Кадыйрова, хәтта ерак авыллардан Әҗемнән Гөлнар Сәгытдинова, Урта Балтайдан Рузалия Хисамова, Танай-Турайдан Рузалия Гафурова да әле генә мичтән чыккан бәлешләрен суынганчы дип бирегә китереп җиткерделәр. Редакциябез ишеген ачып кергән һәр кеше бүген кайнар бәлешләрдән сыгылып торган табын артында чәй эчеп, кунак булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев