Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең Җәмилә апабыз

Ул утырткан гөлләр дә ел әйләнәсе шау чәчәктә утыра, уңган-булган, бик җайлы кеше ул безнең Җәмилә апабыз. Тумышы белән Алабирде авылыннан ул. Язмыш җилләре аны Казахстан якларына да илтә. Тормыш иптәше Фидаиль абый белән кайда гына эшләсәләр дә үзләрен үрнәк яктан күрсәтәләр. Биредә өч балалары туа. Җәмилә апа бухгалтерлыкка укый,...

Ул утырткан гөлләр дә ел әйләнәсе шау чәчәктә утыра, уңган-булган, бик җайлы кеше ул безнең Җәмилә апабыз.

Тумышы белән Алабирде авылыннан ул. Язмыш җилләре аны Казахстан якларына да илтә. Тормыш иптәше Фидаиль абый белән кайда гына эшләсәләр дә үзләрен үрнәк яктан күрсәтәләр. Биредә өч балалары туа. Җәмилә апа бухгалтерлыкка укый, алган белгечлеге буенча хезмәт итә. Тик өлкәннәр әйтмешли "ямьле булса да торган җир, сагындыра туган ил". Яшь гаилә сагынуга түзә алмыйча туган төбәгенә - Апаска кайта. Яши-яши бик матур йорт җиткезәләр, булганына сөенеп, булмаганын булдырырырга тырышып яшиләр. Безнең Җәмилә апабыз кирпеч заводында да, кабельныйда да эшли. Аның турында гел мактау сүзләре генә ишетәсең. Безнең Үзәктә хезмәт итүенә дә биш ел булды. Иртән ул эшкә килеп кергәч бүлмәләребез нурланып, яктырып китә сыман. Юа, сөртә, бөтен җирне ялт иттерә. Һәр керүчене ачык йөзе белән каршы ала, озатып кала. Җыйнак, пөхтә, беркемгә комачаулык итмичә тын гына үз эшен башкара. Аның барлыгын тоймыйсың да, хәтта.

Түгәрәкләргә йөрүче балалар да үз итәләр аны, уңышлары белән уртаклашалар. Җәмилә апабыз һәркайсын мактый, үсендерә белә бит.

Гаиләсендә дә үрнәк тормыш иптәше, кадерле әни, сөекле дәү әни ул.

- Бик кешелекле, ярдәмчел, аш-суга да оста. Бакчасындагы алмагачының алмасы да үзенә бер төрле тәмле була бит аның, - диләр күршеләре дә Җәмилә апа турында. Без дә аның белән чиксез горурланабыз.

23 ноябрьдә Җәмилә апа Абдуллина үзенең 55 яшьлек юбилеен каршылый. Без аны бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Сәламәтлектә, гаилә тигезлегендә, балалары игелеген, безнең ихтирамны тоеп яшә, эшлә хөрмәтле юбилярыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев