Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең Миләүшә Апаста да бер генә

Миләүшә Сәгыйтҗанова 25 ел дәвамында авылдашларына медицина ярдәме күрсәтә. 1985 елда медицина училищесын тәмамлады ул. Биш ел Апас балалар поликлиникасында эшләгәч туган авылына кайтты. Кем белән генә аралашса да ачык йөзле, тәмле телле. Кешегә хөрмәтле булгач, үзен дә яше-карты ихтирам итә аның. Хезмәтенә бик җаваплы карый, тәүлекнең теләсә кайсы минутында...

Миләүшә Сәгыйтҗанова 25 ел дәвамында авылдашларына медицина ярдәме күрсәтә. 1985 елда медицина училищесын тәмамлады ул. Биш ел Апас балалар поликлиникасында эшләгәч туган авылына кайтты. Кем белән генә аралашса да ачык йөзле, тәмле телле. Кешегә хөрмәтле булгач, үзен дә яше-карты ихтирам итә аның. Хезмәтенә бик җаваплы карый, тәүлекнең теләсә кайсы минутында ярдәмгә ашыга. Яшьли тол калып кызы Айзиләне ялгызы тәрбияләде. Үзендәге барлык матур сыйфатларны кызына да сеңдерә белде. Айзилә югары уку йортын тәмамлап эшкә керде. Миләүшә үз әнисе Наилә апа белән яши, берүк ишегалдында энесе гаиләсе дә тора. Алар барысы да бик тату, туган җанлы, ярдәмчелләр. Гомумән, Миләүшәне хөрмәт итмәгән кеше юк тирә-якта. Авылда эшли башлавына 25 ел, үзенә 50 яшь тулды аның. Менә нинди күркәм бәйрәмнәре Миләүшәбезнең! Авылдашларына саулык юллаучы изге күңелле шәфкать иясенә иминлек, бәхет телим, - дип яза Кызылтау авылыннан Рушания Ильясова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев