Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиргә тамган хезмәт тире дәрәҗә булып кайта

9 декабрь - Ватан геройлары көне уңаеннан, район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова Янгелдедә яшәүче Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьянов янында булып, район башлыгы исеменнән котлау открыткасы һәм бүләк тапшырды. Василий Игнатьевич күпләргә нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәте белән таныш. Ул озак еллар тракторчы булып эшләгән. Колхозда беренчеләрдән булып...

9 декабрь - Ватан геройлары көне уңаеннан, район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова Янгелдедә яшәүче Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьянов янында булып, район башлыгы исеменнән котлау открыткасы һәм бүләк тапшырды. Василий Игнатьевич күпләргә нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәте белән таныш. Ул озак еллар тракторчы булып эшләгән. Колхозда беренчеләрдән булып механикалаштырылган звеноны җитәкләгән. Җир эшенең бөтен нечкәлекләрен белеп, чөгендер игү һәм эшкәртүдә зур күрсәткечләргә ирешкән. Күп балалы гаиләдә туып, эш белән чыныгып үскән Василий Игнатьевич лаеклы ялга чыкканнан соң да тиз генә хезмәтеннән аерыла алмый. Ул бүген дә яшьләргә тәҗрибә чыганагы, киңәшче, остаз булып гомер кичерә. Районыбыз Василий Аверьянов кебек хезмәт геройлары белән хаклы рәвештә горурлана һәм аларны олылый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеран чествование