Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Биештә Раштуа бәйрәме үтте

7 январьда православие динен тотучылар Раштуа бәйрәмен билгеләп үтте. Шул уңайдан Биеш авылында киң колачлы тантана үтте. Иртәдән үк дин тотучылар авыл чиркәвенә җыелдылар. Аларны биредә Буадан килгән протоиерей Иоанн Ткачук каршы алды. Бу көнне Биешкә тирә-күрше авыллардан бик күп кунаклар килделәр. Дустанә мөнәсәбәттә, төрле милләт вәкилләре бер-берсен хөрмәт итеп,...

7 январьда православие динен тотучылар Раштуа бәйрәмен билгеләп үтте. Шул уңайдан Биеш авылында киң колачлы тантана үтте. Иртәдән үк дин тотучылар авыл чиркәвенә җыелдылар. Аларны биредә Буадан килгән протоиерей Иоанн Ткачук каршы алды. Бу көнне Биешкә тирә-күрше авыллардан бик күп кунаклар килделәр. Дустанә мөнәсәбәттә, төрле милләт вәкилләре бер-берсен хөрмәт итеп, җылы сәламләштеләр, хәл-әхвәл сорашып, җырлап-биеп күңел ачтылар. Бизәлгән атлар, төрле төсләргә кереп янучы чыршы, Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары - бәйрәмгә милли төсмер, ямь өстәде. Яңа гына ачылган мәдәният йортыннан көн дәвамында җыр-моң агылды. Ә урамда самовар кайнап торды, шашлык пеште, сәүдә нокталары эшләде. Олысы-кечесе бизәлгән атларда һәм нәни понида сәяхәт итте. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин әлеге изге, якты бәйрәм белән тәбрик итеп, барча халыкка иминлек, саулык-сәламәтлек теләде.

Бәйрәм барышында Биеш мәктәбе спорт залында волейбол буенча ярышлар үтте. Шулай ук мәктәптә өлкәннәр өчен чәй табыннары әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев