Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әбиләр сәхнәдә – оныклар тамаша карый

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Балкыш" фестиваленең зона бәйгесе 18 апрельдә Сатмыш клубында узды. Өч авыл җирлегеннән катнашкан ветераннарны сәхнәдән тиз генә төшерәсе дә килмәде. Бик тә тырышып хәзерләнгәннәр, искиткеч матур итеп чыгыш ясады алар. 60 яшьтән 75 яшькә кадәр булган ветераннар сәхнәне гөр китереп җырладылар, үзләре иҗат иткән шигырьләрен...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Балкыш" фестиваленең зона бәйгесе 18 апрельдә Сатмыш клубында узды.

Өч авыл җирлегеннән катнашкан ветераннарны сәхнәдән тиз генә төшерәсе дә килмәде. Бик тә тырышып хәзерләнгәннәр, искиткеч матур итеп чыгыш ясады алар. 60 яшьтән 75 яшькә кадәр булган ветераннар сәхнәне гөр китереп җырладылар, үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр, мөнәҗәтләр көйләделәр. "Сәхнәгә бер менгән инде, тагын бер җыр җырлыйм әле", - дип көй-моңнарын суздылар. Тамашачылар - балалары, оныклары рәхәтләнеп алкышлап утырдылар. Мәртәбәле жюри чыгышлардан канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев