Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Биш көндә ике янгын

26 июньдә, 10 сәгать 47 минутта Апас янгын часте диспетчерлары Зур Болгаер авылында бер мунчага ут кабуы турында хәбәр алды, -дип хәбәр итте безгә район янгын куркынычсызлыгы дәүләт инспекторы Илдар Вәлиев. - Вакыйга булган урынга 5 янгын сүндерү машинасы килде, беренчесе 4 минутта килеп җитте һәм зур янгын булмый калды....

26 июньдә, 10 сәгать 47 минутта Апас янгын часте диспетчерлары Зур Болгаер авылында бер мунчага ут кабуы турында хәбәр алды, -дип хәбәр итте безгә район янгын куркынычсызлыгы дәүләт инспекторы Илдар Вәлиев. - Вакыйга булган урынга 5 янгын сүндерү машинасы килде, беренчесе 4 минутта килеп җитте һәм зур янгын булмый калды. Аның сәбәпләрен тикшерә башлагач, тимер мунча миче морҗасының алюминийдан эшләнгән булуы ачыкланды. Ул кызып эрегән һәм ачык ялкын мунчаның түбәсенә сикергән. 30 июньдә Олы Бакырчы авылында мунча миченең төзексезлеге аркасына бу корылмага ут капты. Авылга 9 минутта Урта Балтай, Олы Бакырчыдан ике янгын сүндерү техникасы килде һәм «кызыл әтәч» бик тиз авызлыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев