Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Изгелекләр кылып яшәгез...

Түбән Биябашы авылында гомер кичерүче Бибинур әби Җаббарова бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин һәм ветераннарның район Советы рәисе Мәнфүсә Хәкимҗанова юбилярга РФ Президентының җылы сүзләр белән язылган котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар. Үзләренең...

Түбән Биябашы авылында гомер кичерүче Бибинур әби Җаббарова бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин һәм ветераннарның район Советы рәисе Мәнфүсә Хәкимҗанова юбилярга РФ Президентының җылы сүзләр белән язылган котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар. Үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Бибинур әби җылы, якты өендә улы, килене тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Үзенә булган хөрмәттән бик канәгать калып ил башлыкларына рәхмәтен белдереп озын гомер теләде. "Ил-көннәребез тыныч, тамагыбыз тук. Шул рәхәтлекләрнең кадерен белеп, изгелекләр кылып яшәгез", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: изгелеклэр