Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Буыннар очрашуы

Район ветераннар советы һәр кварталда районыбызның бер төбәгендә семинар-киңәшмә үткәрә. Бирегә шул як зонаның башлангыч ветераннар советлары рәисләре, актив ветераннар, авыл җирлекләре башлыклары чакырыла. Алар башкарган эшләренә нәтиҗә ясыйлар, киләчәккә планнар төзиләр. 3 октябрьдә Борнашта узган семинар-киңәшмә дә бик җанлы барды. Ветераннар Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау чаралары турында да...

Район ветераннар советы һәр кварталда районыбызның бер төбәгендә семинар-киңәшмә үткәрә. Бирегә шул як зонаның башлангыч ветераннар советлары рәисләре, актив ветераннар, авыл җирлекләре башлыклары чакырыла. Алар башкарган эшләренә нәтиҗә ясыйлар, киләчәккә планнар төзиләр. 3 октябрьдә Борнашта узган семинар-киңәшмә дә бик җанлы барды. Ветераннар Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау чаралары турында да сөйләштеләр, яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләренә тукталдылар. Яңа мәктәпнең актлар залында узган әлеге җыелышның көн тәртибенә сугыш чоры балаларының мәктәп укучылары белән очрашулары да кертелгән иде. Хезмәт ветераннары Мәсрүрә апа Әхмәдуллина, Әлфия апа Миннебаева һәм Галия апа Минһаҗевалар үткәннәрне яңартып, бик тәэсирле итеп чыгыш ясадылар.

Укучылар да үзләренең җыр-моңга сәләтләрен күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр. - Үз проблемаларыгыз белән генә чикләнеп калмыйча, бу җыелышка балаларны чакырып, алар өчен менә дигән очрашу-чара оештыруыгыз мактауга лаек. Буыннар очрашуы алар күңелендә озак сакланыр, - диде үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Ногманов һәм ветераннарның район советы рәисе Мәнфүсә Хәкимҗановага рәхмәтен белдерде. Бу төбәк халкы яшәеше белән Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Наилә Камалиева, мәктәп директоры Динә Вилданова таныштырдылар. Яңа мәктәп, медпункт, балалар бакчасы белән танышу, биредәге уңайлылыклар кунакларда җылы тәэсирләр калдырды.

Гөлзада Гатауллина. Автор фотосы.

Рәсемдә: ветераннар хезмәт дәресенә дә керделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев