Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйге тәмам. Иң оста райондашларыбыз билгеле!

"Йолдыз" ("Звезда") газетасының www.apastovo.ru сайтында төрле сыннар белән бакча, йорт тирә-юнен бизәү, матурлау буенча иң оста райондашыбызны ачыклау буенча бәйге игълан ителгән иде. Бәйгебез 2 ай дәвамында барды. Безгә 14 райондашыбыздан төрле-төрле фотосурәтләр килде. Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Нәгманов, "Йолдыз" газетасы редакторы Гүзәл Хилавиева, хәвәскәр бакчачы, Апас...

"Йолдыз" ("Звезда") газетасының www.apastovo.ru сайтында төрле сыннар белән бакча, йорт тирә-юнен бизәү, матурлау буенча иң оста райондашыбызны ачыклау буенча бәйге игълан ителгән иде. Бәйгебез 2 ай дәвамында барды. Безгә 14 райондашыбыздан төрле-төрле фотосурәтләр килде. Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Нәгманов, "Йолдыз" газетасы редакторы Гүзәл Хилавиева, хәвәскәр бакчачы, Апас шәһәр тибындагы поселогы ветераннар Советы җитәкчесе Расыйх Латыйпов һәм редакция хезмәткәрләре катнашындагы комиссия түбәндәгечә нәтиҗә ясады:

1 урында - Апастан Раилә Хәбибуллина.

2 урында - Свияжныйдан Гөлия Камалиева.

3 урында - Табар Черкененнән Светлана Кубайкина.

Шулай ук Әҗем авылының "Әлли-бәү", Кече Болгаерның "Карлыгач" балалар бакчалары коллективлары кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар.

Җиңүчеләргә бүләкләр районкүләм чараларның берсендә тантаналы шартларда тапшырылачак. Бездән хәбәр көтегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев