Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйгеләрдә күп катнашам

2014 елның икенче яртыеллыгында газета-җурналларга язылу чорында, "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте "Язылучыга Ipad" бәйгесе игълан иткән иде. Бәйгенең шарты буенча язылучылар башкаларга караганда тиз арада "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыятенең кимендә өч газета журналына язылырга тиешләр иде. Бәйгедә сигез райондашыбыз катнашты, ә ике райондашыбыз - Кабыккүпер мәктәбеннән Эльмира Гыйбасева белән Зур...

2014 елның икенче яртыеллыгында газета-җурналларга язылу чорында, "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте "Язылучыга Ipad" бәйгесе игълан иткән иде. Бәйгенең шарты буенча язылучылар башкаларга караганда тиз арада "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыятенең кимендә өч газета журналына язылырга тиешләр иде. Бәйгедә сигез райондашыбыз катнашты, ә ике райондашыбыз - Кабыккүпер мәктәбеннән Эльмира Гыйбасева белән Зур Болгаердан Лилия Сибгатуллинаның җиңүчеләр исемлегенә керүләре безнең өчен аеруча сөенечле булды. Лилия бала белән декрет ялында икән, ә Эльмираны газетабыз редакторы Гүзәл Хилавиева мәгариф хезмәткәрләре конференциясендә, тантаналы шартларда тәбрикләде.

- Бәйге турында үзебезнең "Йолдыз"дан укыдым да, иң элек киләсе ел өчен район газетасына, аннан үзем яратып укый торган тагын берничә газет-журнал язылдым да бәйгедә катнашуым турында хәбәр җибәрдем. Нәтиҗәсе - минем өчен сөенечле булды, андый бәйгеләрне мин гел карап, күзәтеп барам, катнашырга тырышам, - ди Эльмира.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев