Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйгенең беренче катнашучысы: Гөлчәчәк Гаптрахманова

Иң кадерле кешем җирдә Ул син, газиз әнием. Гел изгелекләр бөркелә Бары синнән, әнием! Әни.. Нинди олы сүз! Әни! Дөньяда иң якын, кадерле кеше. Һәрбер баланың үз әнисе булуы нинди зур бәхет. Без куанганда -куана, без кайгырганда-кайгыра. Тәмле ашлары белән сыйлый. Минем әнием Гөлира. Мин аңа серләремне сөйлим. Ул мине...

Иң кадерле кешем җирдә
Ул син, газиз әнием.
Гел изгелекләр бөркелә
Бары синнән, әнием!
Әни.. Нинди олы сүз!
Әни! Дөньяда иң якын, кадерле кеше. Һәрбер баланың үз әнисе булуы нинди зур бәхет. Без куанганда -куана, без кайгырганда-кайгыра. Тәмле ашлары белән сыйлый.
Минем әнием Гөлира. Мин аңа серләремне сөйлим. Ул мине бервакыттада ярдәменнән ташламый. Авыр чакта булыша. Әнием мине мәрһәмәтле,акыллы,тырыш булырга өйрәтә. Аның белән бергә ашарга пешерергә өйрәнәм.Мәктәптән кайткач тәмле ризыклары белән каршы ала.
Хәзерге көндә әнием 3 бала анасы. Өчебездә кыз бала. Өч кыз бала үстергәнгә әнием бик куана. Өченчебез әле бик кечкенә (1 яшь). Без әниебезне бик яратабыз. Аңа исәнлек -саулык, бәхет телибез.
Барлык әниләрне дә бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев