Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Быел Апаста иң беренче ир бала, ә бер сәгатьтән кыз бала туды

2014 елның беренче көнендә, төш вакытында районның бала тудыру йортында 2 нарасый дөньяга аваз салды. Олы Бакырчы авылыннан Ландыш Билалова 1 гыйнварда 12 сәгать 10 минутта әни булу шатлыгын татыды. Аның 3 килограмм 530 грамм авырлыктагы улы туды. Ландыш Билалова 15 ел авылда балалар бакчасы мөдире булып эшләгән, соңгы елда...

2014 елның беренче көнендә, төш вакытында районның бала тудыру йортында 2 нарасый дөньяга аваз салды.
Олы Бакырчы авылыннан Ландыш Билалова 1 гыйнварда 12 сәгать 10 минутта әни булу шатлыгын татыды. Аның 3 килограмм 530 грамм авырлыктагы улы туды. Ландыш Билалова 15 ел авылда балалар бакчасы мөдире булып эшләгән, соңгы елда Казанда балалар йортында хезмәт иткән. Ул кечкенә улының - Булатының сау-сәламәт тууына чиксез шатлыгын белдерде.
Булаттан аз гына калышып, 13 сәгать 10 минутта нәни Диана якты дөньяны күрү бәхетенә иреште. Апастан Рәзилә Гәрәева 3 килограмм 260 грамм авырлыктагы кызчыгына гомер бүләк итте. Рәзилә теплицада хезмәт иткән.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Ногманов бәхетле әниләрне бәйрәм белән тәбрик итәр өчен бала тудыру йортына килде. Традиция буенча, ул быел да, иң беренче туган нарасыйларга, район башлыгы исеменнән коляскалар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев