Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Саннар дөньясы аңа чит түгел

Рәмзия Бикчәнтәева 3 дистә елдан артык саннар дөньясында кайнап яши. Анардагы төгәллек, гаделлек, тәвәккәллеккә күпләр сокланырлык. Беренче хезмәт юлын сатучы булып башлый ул. Казан кооператив техникумын яхшы билгеләренә генә тәмамлаган кызны хезмәттәшләре дә, сатып алучылар да хөрмәт итәләр. Әлеге системадагы барлык нечкәлекләрне төшенеп, акрынлап хезмәт баскычлары буйлап югарыга күтәрелә ул....

Рәмзия Бикчәнтәева 3 дистә елдан артык саннар дөньясында кайнап яши. Анардагы төгәллек, гаделлек, тәвәккәллеккә күпләр сокланырлык. Беренче хезмәт юлын сатучы булып башлый ул. Казан кооператив техникумын яхшы билгеләренә генә тәмамлаган кызны хезмәттәшләре дә, сатып алучылар да хөрмәт итәләр. Әлеге системадагы барлык нечкәлекләрне төшенеп, акрынлап хезмәт баскычлары буйлап югарыга күтәрелә ул. Татпотребсоюзның зона буенча өлкән ревизоры, баш бухгалтер урынбасары, өлкән юрисконсульт, баш бухгалтер булып эшли. Тәҗрибәле хисапчыны ТР Казначылык бүлегенә эшкә чакыралар. 2001 елдан бүгенге көнгә кадәр ул зур җаваплылык белән биредә хезмәт итә. Исәпкә алу һәм хисап бүлеге җитәкчесе буларак, һәркем белән аңлашып эшли. Рәмзия Бикчәнтәева озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм олы юбилее уңаеннан ТР Финанс министрлыгының Рәхмәт хатына да лаек булды. Гаиләсендә дә үрнәк: менә дигән тормыш иптәше, үрнәк әни, туганнары өчен өзелеп торучы апа һәм сеңел ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев