Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чек югалса да, сезнең хокукларыгыз саклана

"…Бер кибеттән телевизор сатып алган идем, озак та эшләмәде - ватылды. Кибетче хәзер гарантия вакытын да узмаган бу товарын кире алмый, ремонтка да кабул итмиләр, акчасын да кайтармыйлар. Җитмәсә, аны сатып алганда бирелгән чекны да югалтканмын, "шунсыз бернинди дәгъвагыз да кабул ителми",- дип баралар. Миңа нишләргә, киңәш бирсәгез иде…" Укучыбыз...

"…Бер кибеттән телевизор сатып алган идем, озак та эшләмәде - ватылды. Кибетче хәзер гарантия вакытын да узмаган бу товарын кире алмый, ремонтка да кабул итмиләр, акчасын да кайтармыйлар. Җитмәсә, аны сатып алганда бирелгән чекны да югалтканмын, "шунсыз бернинди дәгъвагыз да кабул ителми",- дип баралар. Миңа нишләргә, киңәш бирсәгез иде…"

Укучыбыз соравына ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының Апас контроль - инспекция (кулланучыларның хокукларын яклау) бүлеге белгеч - эксперты Рания Михайлова җавап бирә:

Россия Федерацисенең "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Закон бу очракта тулысынча сезнең яклы. Законның 18 нче маддәсе, 5нче пунктында билгеләнгәнчә, сатып алучыда товарның чегы сакланмау кимчелекле товар сатучыны җаваплылыктан азат итми. Товарның нәкъ менә шушы сәүдә ноктасыннан сатып алынуын башка чаралар белән дә бик гади генә расларга мөмкин.

Беренчедән - шаһит күрсәтмәсе. Кайбер кибетләрдә ике-өч шаһитның булуын таләп итәләр, бу Законны тупас бозу дип санала. Чөнки, Законда бу сан күрсәтелмәгән, димәк, сезнең бу кибеттән товар сатып алуыгызны ирегез яки хатыныгыз, туганыгыз раславы да (1 генә кеше) җитә, дигән сүз;

Икенчедән - товарның этикеткасы, сәүдә ярлыгы, гарантия талоны, сервис кенәгәсе, һәм сатып алынган товарга кагылышы булган теләсә нинди озата баручы (сопроводительный) документлар;

Өченчедән - сату ноктасының фирма пакет - каплары һәм башка атрибутлары;

Һәм сезнең өчен тагын бер мөһим киңәш - әгәр дә сез мөрәҗәгать иткән вакытка бу товарның сату бәясе арткан икән, аның акчасын гына кире алырга уйласагыз, шул арткан бәясен дәгъваларга хокукыгыз бар. Әгәр дә бәясе төшкән икән, сез аны сатып алган вакыттагы бәяне дәгъвалагыз. Ә чегыгыз югалган икән, аны кибетнең үзендәге товар әйләнеше документациясеннән бик җиңел генә белеп һәм раслатып була. Сатылган, әмма кимчелекле булып чыккан товар бәясе үзгәргән очракта "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы Россия Законының 24нче маддәсенә таяныгыз.

Сатучы белән аңлашу таба алмаган очракта Апаста 21-7-00 һәм республика дәрәҗәсендә 8843-278-92-79 "кайнар телефон линияләре" аша өстәмә мәгълүмат алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: защита прав покупатель возврат товара