Чыршы белән саубуллаштык
13 январьда район мәдәният йорты каршында Үзәк чыршыны ябу, ягъни искечә Яңа елны каршылау тантанасы булды. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмгә багышлап шоу-тамаша хәзерләгәннәр иде. Олысы-кечесе аны бик кызыксынып карадылыр. Үз дәрәҗәсен белеп кенә куян урынын аждаһа алды. Кыш бабай белән Кар кызы илгә-көнгә иминлек теләделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ф. Әхмәтҗанов...
13 январьда район мәдәният йорты каршында Үзәк чыршыны ябу, ягъни искечә Яңа елны каршылау тантанасы булды. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмгә багышлап шоу-тамаша хәзерләгәннәр иде. Олысы-кечесе аны бик кызыксынып карадылыр. Үз дәрәҗәсен белеп кенә куян урынын аждаһа алды. Кыш бабай белән Кар кызы илгә-көнгә иминлек теләделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ф. Әхмәтҗанов бәйрәм белән тәбрикләде. Халык рәхәтләнеп ял итте, концерт карады, кайнар чәй, шашлыктан авыз итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев