Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чишмә ага челтер-челтер

Республикакүләм "Татарстан чишмәләре" халык социаль проектлары кысаларында районыбызда да үзгәрешләр, яңалыклар шактый. Иске Әнәле авылы янәшәсендә грант акчасына һәм шулай ук "Бердәм Россия" партиясе булышлыгында төзелеп килүче корылмага бүген һәркем сокланып уза, чишмә суыннан авыз итә. "Якын көннәрдә эшне төгәллибез. Искиткеч матур, һәркемне җәлеп итәрлек изге урын булачак биредә", -...

Республикакүләм "Татарстан чишмәләре" халык социаль проектлары кысаларында районыбызда да үзгәрешләр, яңалыклар шактый. Иске Әнәле авылы янәшәсендә грант акчасына һәм шулай ук "Бердәм Россия" партиясе булышлыгында төзелеп килүче корылмага бүген һәркем сокланып уза, чишмә суыннан авыз итә. "Якын көннәрдә эшне төгәллибез. Искиткеч матур, һәркемне җәлеп итәрлек изге урын булачак биредә", - ди прораб Азат Хәйруллин. Узгынчы машиналар да еш туктый, чишмә суыннан авыз итәләр, өйләренә алып китәләр. Самара шәһәрендә яшәүче Владимир Адмиралов та еш уза икән биредән.

- Сезнең җирлекнең матурлыгына, чисталыгына сокланам. Чишмә суын шәһәремә дә алып китәм, соклангыч тәмле. Өйдәгеләр дә "суны онытма" дип шалтыратып торалар, - ди.

Чишмә тирәсенә брусчаткадан юл салыначак, машиналар туктау өчен дә урын булдырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев