Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Чисталык хаты» килмәдеме әле?

Район административ комиссиясендә ел башыннан Апас, Каратун, Иске Әнәле, Биеш, Борнаш, Балтай, Коштавылы, Караборнаш, Сатмыш, Акхуҗа, Иске Йомралы авылларында экологлар катнашында җирле төзекләндерү, чисталык Уставлары үтәлешен тикшерү рейдларында 37 йорт хуҗасына протокол язылды. Терлеген кырга чыгарып җибәреп, иген, печән басуларына зыян салган 15 хуҗага да җирле Устав кагыйдәләрен бозганы өчен...

Район административ комиссиясендә ел башыннан Апас, Каратун, Иске Әнәле, Биеш, Борнаш, Балтай, Коштавылы, Караборнаш, Сатмыш, Акхуҗа, Иске Йомралы авылларында экологлар катнашында җирле төзекләндерү, чисталык Уставлары үтәлешен тикшерү рейдларында 37 йорт хуҗасына протокол язылды. Терлеген кырга чыгарып җибәреп, иген, печән басуларына зыян салган 15 хуҗага да җирле Устав кагыйдәләрен бозганы өчен документлар рәсмиләштерелде. 1 августтан комиссия урыннарга чыккач, авыл ямен алып торган, урам каршысы шапшак, кыргый чүп үләне басып киткән, иске тимер-томыр күчләре тузгып яткан йортларны фотога төшереп, аны хат белән почта аша йорт хуҗалары адресына җибәрү алымын куллана башлады. Республиканың Административ Кодексы таләп-кагыйдәләрен бозучыларга штрафлар 2 мең сумнан башлана, - дип кисәтә район административ комиссиясе вәкиле Илнара Хәмидуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев