Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чыршы белән шулай хушлаштык

13 гыйнварда район мәдәният йорты каршында Үзәк чыршыны ябу, искечә Яңа елны каршы алу тантанасы үтте. Бирегә күпсанлы Кыш бабай һәм Кар кызлары, урман җәнлекләре җыелды. Районның мәдәният хезмәткәрләре һәм Апасның "Кояшкай", "Салават күпере", Свияжныйның "Ләйсән", Каратунның "Гөлчәчәк" балалар бакчалары коллективлары күңелле тамаша күрсәттеләр. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова район...

13 гыйнварда район мәдәният йорты каршында Үзәк чыршыны ябу, искечә Яңа елны каршы алу тантанасы үтте. Бирегә күпсанлы Кыш бабай һәм Кар кызлары, урман җәнлекләре җыелды. Районның мәдәният хезмәткәрләре һәм Апасның "Кояшкай", "Салават күпере", Свияжныйның "Ләйсән", Каратунның "Гөлчәчәк" балалар бакчалары коллективлары күңелле тамаша күрсәттеләр. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова район башлыгы исеменнән иң матур теләкләрен юллады һәм районда баручы мөһим вакыйгалар белән таныштырып үтте. Дәртле биюләр, күңелле, җырлы тамашалар, уеннар күңелгә бәйрәм рухы өстәде. Кыш бабайның һәр хатыннан райондашлар ниндидер бер могҗиза көтте. Ә иң зур, иң биек Кыш бабай ясаган, әкияти сыннарына бик күп кешене җәлеп иткән Зур Күккүз авылыннан Фәнис Зәйнетдинов һәм аның ярдәмчесе Илүзә Җәләлиева бүләккә лаек булды. Биеш авылында яшәүче, мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче гаиләгә дә Кыш бабай матди ярдәм күрсәтте.

Бәйрәмне зарыгып көтеп алган балалар күңелләре булганчы уйнадылар, күңел ачтылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев