Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чыршы янәшәсендә үзенчәлекле бәйрәм

12 гыйнвар кичендә "Алтын алка" боза сараена искечә Яңа елны каршылау уңаеннан бик күп кеше җыелды. Биредә кулларына тимераяк тоткан балаларны гына түгел, аларның әтиләрен, әниләрен, дәү әти-дәү әниләрен, апа-абыйларын да очратып була иде. Гаиләләре белән килүчеләр күңелдә аеруча соклану уятты. Район үзәгендә яшәүчеләр генә түгел, хәтта ерак авыллардан килүчеләр...

12 гыйнвар кичендә "Алтын алка" боза сараена искечә Яңа елны каршылау уңаеннан бик күп кеше җыелды. Биредә кулларына тимераяк тоткан балаларны гына түгел, аларның әтиләрен, әниләрен, дәү әти-дәү әниләрен, апа-абыйларын да очратып була иде. Гаиләләре белән килүчеләр күңелдә аеруча соклану уятты. Район үзәгендә яшәүчеләр генә түгел, хәтта ерак авыллардан килүчеләр дә тантананың шаһиты булды. Биредә Кыш бабай, Кар кызы, төрле әкият геройлары балалар белән бергәләп күңел ачтылар, төрле уеннар уйнадылар, массалы шууда катнаштылар. Яшь хоккейчылар, фигуралы шуу түгәрәгенә йөрүче кызлар чыгышын һәркем сокланып карады. Боз сарае коллективы, районның балалар иҗат үзәге, музыка мәктәбе, мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән бәйрәм бозда дискотека белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев