Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чыршыларны урамда гына бизәргә, диелде җомга киңәшмәсендә

Чираттагы җомга киңәшмәсен район башлыгы Рәшид Заһидуллин алып барды. Иң беренче закон сагында торучыларга сүз бирелде. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Фәнис Шәрәфуллин узган атна эчендә районда закон бозу очраклары белән таныштырды. Бәйрәм, каникул алдыннан укучылар, яшьләр белән сөйләшеп, аңлату һәм кисәтү эшләре алып барырга...

Чираттагы җомга киңәшмәсен район башлыгы Рәшид Заһидуллин алып барды. Иң беренче закон сагында торучыларга сүз бирелде. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Фәнис Шәрәфуллин узган атна эчендә районда закон бозу очраклары белән таныштырды. Бәйрәм, каникул алдыннан укучылар, яшьләр белән сөйләшеп, аңлату һәм кисәтү эшләре алып барырга дигән максат куйды район башлыгы. Шулай ук Яңа ел чыршыларын куйганда янгынга каршы чараларны үтәргә кирәклеген ассызыклады.

- Чыршыларны урамда гына бизәгез, мәктәп һәм оешма биналарының эчке ягына кертмәгез. Бәйрәмнәр күңелсезлекләр белән тәмамланмасын, - диде ул.

Апас мәктәбендәге капиталь ремонт, ЗАГС бинасының төзелешендәге эш барышына тукталды. Авыл җирлеге башлыкларына үзара салым акчаларын вакытында һәм тиешенчә кулланырга дигән бурыч куелды.

Фото: https://www.google.ru/search

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев