Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сорау бир дә, җавап ал

Райондашлар хокук саклау хезмәткәрләренең эшеннән канәгатьме, нинди тәкъдимнәре, нинди сораулары бар? Эшне нәтиҗәлерәк, профилактика алымнарын үтемлерәк итү өчен халык фикерен дә белү кирәк. Шул уңайдан, "Апас" муниципальара эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин авыл җирлекләрендә кабул итүләр үткәрә. Шундый очрашуларның берсе - 7 февраль көнне Каратун авыл җирлегендә узды. Тәкъдим-сораулар...

Райондашлар хокук саклау хезмәткәрләренең эшеннән канәгатьме, нинди тәкъдимнәре, нинди сораулары бар? Эшне нәтиҗәлерәк, профилактика алымнарын үтемлерәк итү өчен халык фикерен дә белү кирәк. Шул уңайдан, "Апас" муниципальара эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин авыл җирлекләрендә кабул итүләр үткәрә. Шундый очрашуларның берсе - 7 февраль көнне Каратун авыл җирлегендә узды. Тәкъдим-сораулар белән килүчеләр арасында лаеклы ялда булучылар да һәм төрле хезмәт ияләре дә бар иде. Өлкәннәр юлларның хәвефсезлеген тәэмин итү, җәяүлеләр һәм транспорт күп йөри торган урыннарда юл билгеләрен арттыру, район үзәгендәге кебек башка авылларда да ДНД эшен җайга салу тәкъдимен белдерде. Шулай ук Форпост отрядлары, балигъ булмаганнар эше инспекциясе, участок инспекторлары эше турында да сүз булды. Барлык сораулар һәм тәкъдимнәр дә хәл итү өчен язып алынды.

Кабул итүләр дәвам итә. "Апас" муниципальара полиция бүлеге җитәкчесе белән чираттагы очрашу 21 февральдә Иске Йомралы һәм Ишеево, 1 мартта Кызыл Тау, Тутай авыл җирлекләрендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу сораулар