Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

СЫНАТМАДЫК!

Арчада өч тапкыр Советлар Союзы Герое, авиация маршалы А. И. Покрышкинның тууына 100 ел тулу уңаеннан республикакүләм хәрби-патриотик клублар слеты узды. ДОСААФ оештырган бу чарада безнең Апас мәктәбеннән дә 11 укучыдан торган команда катнашты (җит. ОБЖ укытучысы Марсель Хикмәтов һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рамилә Вәлиева). Әйтергә кирәк, безнең...

Арчада өч тапкыр Советлар Союзы Герое, авиация маршалы А. И. Покрышкинның тууына 100 ел тулу уңаеннан республикакүләм хәрби-патриотик клублар слеты узды. ДОСААФ оештырган бу чарада безнең Апас мәктәбеннән дә 11 укучыдан торган команда катнашты (җит. ОБЖ укытучысы Марсель Хикмәтов һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рамилә Вәлиева). Әйтергә кирәк, безнең команда биредә бик уңышлы чыгыш ясады. Әдәби-музыкаль композиция буенча беренче урынны, АК-74 автоматын сүтеп-җыюда икенче урынны, төз атуда өченче урынны яуладык. Ә автоматны шәхси сүтеп җыюда Ранис Зиатдинов (8 "А" класс) икенче күрсәткечкә лаек булды. Гомумнәтиҗәләрдә республика буенча бишенче урынга чыктык.

Марсель Хикмәтов, Апас мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ОБЖ АК–74