Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сезнең алда ханнар да, солтаннар да баш игән

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Апас аграр көллияте дә үзендә эшләп лаеклы ялга чыккан апа-абыйларны һәм ветераннар Советы әгъзаларын бәйрәм чарасына чакырды. Алар өчен аграр көллият укучылары тарафыннан эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән иде. Һөнәр йортының директоры Фаил Курамшин барлык хезмәттәшләрен, хезмәт ветераннарын өлкәннәр көне белән тәбрик итеп, тормышларында уңышлар теләде, башкарган хезмәтләренә...

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Апас аграр көллияте дә үзендә эшләп лаеклы ялга чыккан апа-абыйларны һәм ветераннар Советы әгъзаларын бәйрәм чарасына чакырды. Алар өчен аграр көллият укучылары тарафыннан эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән иде. Һөнәр йортының директоры Фаил Курамшин барлык хезмәттәшләрен, хезмәт ветераннарын өлкәннәр көне белән тәбрик итеп, тормышларында уңышлар теләде, башкарган хезмәтләренә рәхмәтен белдерде. Тантанада ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов та катнашты. Ул Апас аграр көллиятенең эшче кадрлар әзерләүдә керткән өлешен югары бәяләде, укытучы-остазларның тәҗрибәсенә басым ясады. 37 еллык тарихы булган Апас аграр көллияте күпме баланы белемле, һөнәрле иткән, ничәмә балага туры юл күрсәткән. Элеккеге укучылары арасында җитәкчеләр, галимнәр, танылган агрономнар, хисапчылар, Атказанган механизатор һәм башка бик күп олы затлар чыккан. Көллиятнең элеккеге укучысы, медицина фәннәре докторы, профессор, стоматология отличнигы Рәис Хафизов та бу көнне укытучыларына рәхмәтен белдерде. "Элек-электән өлкәннәр алдында ханнар да, солтаннар да баш игән. Өлкәннәр иң тәҗрибәле, иң кадерле, иң олы затлар. Без сезнең алда баш иябез, сезне һәрчак хөрмәтләргә бурычлыбыз", - диде ул. Бәйрәм тантанасында чыгыш ясаган һәркем коллективка тәүге тапкыр эшкә килүен, хезмәт юлын башлап җибәрүен искә алды. Инде үзләре озак еллар балаларга белем бирүче Фирдинә Хисамова һәм Гөлгенә Гыйлаҗева да дулкынлану хисләрен яшереп кала алмадылар, үзләренә ярдәм иткән остазларына олы рәхмәтләрен ирештерделәр. Озак еллар көллият белән җитәкчелек иткән Рәшит Шәйхиев, директор урынбасары булып эшләгән Роза Ногманова көллияттә үткәргән елларын гомерләренең иң матур, күңелле, истәлекле чоры буларак искә алдылар. "Безгә бу уку йортының һәр почмагы якын, кадерле, сагынып киләбез", - диделәр алар.

Соңыннан өлкәннәр мул сыйлы табыннар артында күңелләре булганчы сөйләштеләр, хәл-әхвәл белештеләр, концерт номерлары карадылар. Оештыручыларга рәхмәт әйтеп, күңелләре булып таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день учителя аграрный колледж