Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Депутатлар халык белән очраша

Бу көннәрдә район Советы депутатлары округларында халык җыеннары уздыралар. Хәйдәр Булатов Шоссейная, Полевая, Парковая, Яшьләр урамының күпфатирлы йортларында яшәүчеләр белән очрашып, тормыш-көнкүреш мәсьәләләренә кагылышлы сорауларына җавап бирде. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова районда Республика программасы кысаларында башкарылган эшләр белән таныштырды. Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов Апас...

Бу көннәрдә район Советы депутатлары округларында халык җыеннары уздыралар. Хәйдәр Булатов Шоссейная, Полевая, Парковая, Яшьләр урамының күпфатирлы йортларында яшәүчеләр белән очрашып, тормыш-көнкүреш мәсьәләләренә кагылышлы сорауларына җавап бирде. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова районда Республика программасы кысаларында башкарылган эшләр белән таныштырды. Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов Апас буенча чыгыш ясады. Үзара салым акчасына зират тирәсен тотып бетерү, капка, чүп контейнерлары кую, зират юлындагы күперне яңарту эшләре башкарылачагын белдерде. Гомумән, халык бик актив катнашты, үзләрен кызыксындырган сорауга җаваплар алды. Халык тормышын яхшыртуга тудырылган уңайлылыклар өчен район җитәкчеләренә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев