Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эчкән килеш машина йөртү гадәтен кабатлаган апаслыга рулен себеркегә алмаштырырга туры килгән

-Эчкән килеш руль артында тотылучыларга 1 июльдән җәза тагын да катгыйланды,-ди район прокуроры Ришат Шакиров. - Элек 30 мең сум штрафка тартылып һәм күпмедер вакытка правасыз калучы эчкән килеш руль артына утырса административ җәза кабатлана гына иде. Ә хәзер җинаять эше кузгатыла. Апаста яшәүче Х. әнә шундый гадәтен кабатлавы өчен...

-Эчкән килеш руль артында тотылучыларга 1 июльдән җәза тагын да катгыйланды,-ди район прокуроры Ришат Шакиров.

- Элек 30 мең сум штрафка тартылып һәм күпмедер вакытка правасыз калучы эчкән килеш руль артына утырса административ җәза кабатлана гына иде. Ә хәзер җинаять эше кузгатыла. Апаста яшәүче Х. әнә шундый гадәтен кабатлавы өчен суд карары белән 200 сәгатьлек җәмәгать эшләренә хөкем ителде һәм 1,4 елга машина йөртү хокукыннан читләштерелде. Руль артында кабат эчкән килеш тоткарланган тагын бер апаслы 300 сәгатьлек җәмәгать эшләренә хөкем ителде. Судның бу карары буенча, закон нигезендә җәмәгать эшләренә тартылучылар авыл җирлеге билгеләгән урыннарда урам себерә, яки башка эшләр башкара һәм моңа бер тиен дә хезмәт хакы түләнми.

Законда икенче үзгәреш шуннан гыйбарәт: автоинспекторлар алкотестеренда яки медицина учреҗдениесендә алкоголь куллануга тикшерү үтүдән баш тарту тоткарланучының суд тарафыннан руль артында эчкән булуын раслаучы дәлил дип кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев