Эчсәң, җәяү йөрерсең
Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, гыйнвар аенда руль артына салмыш баштан утыручы 3 транспортчы тоткарланган. Аларның берсе - исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткәндә тоткарланып, җәзага тартылган булган иде. Тәүбә итәсе урында, ул кабат хаталанды, кабат правасыз калды. Икенчесе - транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән...
Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, гыйнвар аенда руль артына салмыш баштан утыручы 3 транспортчы тоткарланган. Аларның берсе - исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткәндә тоткарланып, җәзага тартылган булган иде. Тәүбә итәсе урында, ул кабат хаталанды, кабат правасыз калды. Икенчесе - транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булуына карамастан, салмыш баштан кыюланып юлга чыккан. Өченчесе - үзе кебек салмыш шоферга руль биргән. Аларның икесенә дә озак вакыт җәяү йөрергә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев