Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киләсе уку елы математика елы булачак

28 августта мәгариф хезмәткәрләре конференциясе үзенең эшен төгәлләде. Аның йомгаклау өлеше тантаналы шартларда район мәдәният йортында узды. Быел бу форум үзгә бер программа буенча башланып китте. Кунаклар "Сәләт" балалар иҗат үзәге коллективы тырышлыгы белән эшләнгән "Сәләтле бала" дип исемләнгән тылсымлы капкадан керделәр. Ә капканың эчке ягында ниләр генә юк. Төрле...

28 августта мәгариф хезмәткәрләре конференциясе үзенең эшен төгәлләде. Аның йомгаклау өлеше тантаналы шартларда район мәдәният йортында узды.

Быел бу форум үзгә бер программа буенча башланып китте. Кунаклар "Сәләт" балалар иҗат үзәге коллективы тырышлыгы белән эшләнгән "Сәләтле бала" дип исемләнгән тылсымлы капкадан керделәр. Ә капканың эчке ягында ниләр генә юк. Төрле бәйге-фестивальләрдә призлы урыннар яулаган балалар чыгышын карарга да, түгәрәкләрдә шөгыльләнүче укучыларның һәм аларның укытучыларының кул эшләре күргәзмәләре белән хозурланырга да мөмкин иде. Биредә районыбыз балаларының осталыгы, мөстәкыйль тормыш итәргә әзерлеге чагылыш тапкан. Сәләтле балалар шунда ук осталыкларын күрсәттеләр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, теләүчеләргә хезмәт җимешләрен тәкъдим иттеләр. "Ләйсән" һәм "Кояшкай" балалар бакчасы нәниләре дә бәйрәмгә ямь өстәде. - Балалар бик әзерлекле булып үсәләр. Шөгыле булган бала тормышта югалып калмый ул, - дип билгеләп үтте якташыбыз, озак еллар Татарстан Республикасының Арбитраж суды рәисе вазыйфасын башкарган Рәшит Сәлахов.

Конференциянең төп темасы - укыту-тәрбия эше барышында заманча, эффектлы технологияләрне куллану турында иде. - Апаста укыту һәм тәрбия эше тотрыклы алып барыла. Һәр баланың сәләтен күреп, үстерү өчен гаять зур эш башкарыла. Бәйрәм уңаеннан оештырылган күргәзмәләр моны ачык күрсәтте. Балаларның да, аларның остазларының да үз һөнәрләре турында сөйләгәндә күзләре янып торуы бу эшләрнең системалы баруын дәлилли, - диде үз чыгышында Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Алсу Шәрипова. Ул шулай ук киләсе уку елының математика елы буларак игълан ителүен, шул ук вакытта тәрбия эшенең дә төп юнәлеш булып калачагын билгеләп үтте.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин узган уку елына нәтиҗәләр ясап, киләчәккә планнар билгеләде. - Ирешелгән уңышларыбыз аз түгел. Укытуылар да, укучылар да һәрчак призлы урыннар яулыйлар. Әле күптән түгел Апас урта мәктәбе директоры Илдүс Зиннәтуллин һәм Каратун мәктәбе директоры Зөһрә Хәева республикакүләм үткән "Иң яхшы директорлар" бәйгесендә җиңү яуладылар. Грантлар оту да безнең районга чит күренеш түгел. Шулай ук барлык укучыларның имтиханнарын уңышлы тапшырып, аттестат алулары, үзләре теләгән уку йортларына керү бәхетенә ирешүләре дә безнең өчен куаныч, - диде ул.

Шыгрым тулы залда укытучылар белән беррәттән җитәкче-белгечләр дә, өлкән буын вәкилләре дә урын алган иде. Сәхнәгә берәм-берәм төрле күрсәткечләр буенча иң яхшы дип табылган укытучылар, коллективлар, ветеран укытучылар чакырылып хөрмәтләнделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов район башлыгы исеменнән барлык мәгариф хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән тәбрикләп, үз хезмәтләреннән тыш җәмәгать эшләрендә дә актив катнашулары өчен рәхмәтен белдерде.

Алда яңа уку елы. Уңышлы, имин ел булсын ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конференция учителей