Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Фәтхелислам” мәчете ачылды

Беренчесе Аллаһы тәгалә ризалыгы өчен эшләнгән эшкә, икенчесе әти кешегә күрсәтелгән лаеклы хөрмәткә сокланып кайттым Кече Бакырчыдан. Авылның бердәмлеге, оешканлыгы таң калдырды. 32 йортның 22сендә генә кеше яшәүче авылда туып-үскән Фәтхелислам, аның уллары Рамил, Радик мәчет салу эшенә май аенда керешкәннәр. Авылның барлык халкы, хәтта читтә яшәүчеләр дә бердәм булып...

Казанның 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт бәйрәм тантанасында ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә бер генә кеше мәчет сала алмый. Ә йөкнең авырын Сибгатуллиннар үз җилкәләренә алганнар. Гаять матур килеп чыккан мәчет. Фәтхелисламның хатыны Равия Олы Бакырчыныкы. Аның әнисе, 93 яшьлек Маһитап аптый да төшкән иде бәйрәмгә.

Сибгатуллиннар, авыл халкы гаять матур итеп оештырганнар иде мәчет ачу бәйрәмен. Корбан гаете алдыннан үткәрелгән чарада район башлыгы Р. Н. Заһидуллин катнашты һәм чыгыш ясады. Халык бик күп килгән иде. Күрше авыллардан да килгәннәр. Юлны матурлап тигезләп куйганнар. Тәмле чәй, полау, аш-су хәзерләгәннәр. Чын мәгънәсендә бәйрәм иде. Боларның барысында да авылның бердәмлеге, оешканлыгы ачык күренде.

Ә инде мәчетнең исеменә әйләнеп кайтсак - исемне хөрмәтле ветеран Р.С. Сәләхов тәкъдим итте. Һәм күңелгә гаять ятышлы тәкъдим булды ул. Чөнки Фәтхелисламның үзен дә, малайларын да районда бик күпләр белә, изге эшләре турында да хәбәрдар. Ә инде балаларының, авыл халкының бу гаять әдәпле әти кешегә хөрмәт күрсәтеп мәчетне "Фәтхелислам" мәчете дип атаулары дөресен әйткәндә әтиләргә мәдхия булып яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мечеть