Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас миңа бик якын

Апаска эшлекле визит белән Татарстан Республикасы прокуроры Кәфил Әмиров килде. Ул район башлыгы Р.Н. Заһидуллин һәм район прокуроры Р.Н. Шакиров белән очрашты. Кәфил Әмиров райондагы яңа төзелеш урыннарын карады, яңа гына нигез салынган прокуратура бинасы һәм район прокуроры өчен төзеләчәк йорт белән танышты. Республика кунагы шулай ук Батырлар Мемориаль Комплексында...

Апаска эшлекле визит белән Татарстан Республикасы прокуроры Кәфил Әмиров килде. Ул район башлыгы Р.Н. Заһидуллин һәм район прокуроры Р.Н. Шакиров белән очрашты.

Кәфил Әмиров райондагы яңа төзелеш урыннарын карады, яңа гына нигез салынган прокуратура бинасы һәм район прокуроры өчен төзеләчәк йорт белән танышты. Республика кунагы шулай ук Батырлар Мемориаль Комплексында һәм аның Сабантуй мәйданына урнаштырылган күчерелмәсе янында булды. "Апас районы миңа үзенең гәзәл табигате, кунакчыл кешеләре белән бик якын. Төзелеш эшләре барышы белән дә мин канәгать", - диде сүзен йомгаклап Кәфил Әмиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: визит