Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Армиягә – хәрби һөнәр белән

9 октябрьдә район мәдәният йортында Татарстан Республикасы хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин һәм Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Югары Ослан районнары делегацияләре белән эшлекле очрашу үткәрделәр. Бу көнне очрашуга килгән булачак солдатлар һәм аларның әти-әниләре генералга үзләрен борчыган күпсанлы...

9 октябрьдә район мәдәният йортында Татарстан Республикасы хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин һәм Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Югары Ослан районнары делегацияләре белән эшлекле очрашу үткәрделәр.

Бу көнне очрашуга килгән булачак солдатлар һәм аларның әти-әниләре генералга үзләрен борчыган күпсанлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Сария Сабурская да залдан яңгыраган һәм язмача бирелгән сорауларга бик аңлаешлы һәм гади телдә җаваплар бирде. Тирә-күрше 5 районнан килгән, тиздән хәрби хезмәткә чакырылачак яшүсмерләрнең үзләрен бик актив тотуын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Сораулар күбрәк хәрби хезмәт үтү шартларына кагылышлы иде, әлбәттә. Алар өчен махсус күрсәтелгән хәрби видеофильм да яшьләрдә зур кызыксыну уятты.

Генерал Апас аграр көллиятендә булачак солдатларны махсус курсларда хәрби хезмәткә әзерләнү мөмкинлекләре, техника паркы белән дә танышты. Аның сүзләренчә, бу курсларның төгәл һәм планлы эшләвенә ирешү өчен Апаста бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган һәм киләчәктә аны киңәйтү, хәрби һөнәрләргә өйрәтү күләмен арттыру проблемасы хәл ителәчәк.

Генералны озатып йөрүче күрше районнарның хәрби комиссарлары белән биредә үк җитди киңәшмә үткәрелде.

Апас районы хәрби комиссары Илшат Паймурзин белдергәнчә, 3 ел элек оештырылган хәрби хезмәткә әзерләү курсларында 150 яшүсмер МТЛБ бронетранспоры йөртүче ВУС һөнәрен үзләштергән һәм Россия Кораллы Көчләрендә танкист яки башка хәрби техника механигы, шофер булып хезмәт иткән. Араларында парашют белән сикерү яки элемтәче һөнәренә өйрәнүчеләр дә бар. Шундый яхшы әзерлекле солдат, десантчы өчен нибары бер еллык кына хәрби хезмәт күпкә җиңелрәк бирелә. Быелгы көзге хәрби чакырылышта район комиссариаты аша 30 яшь апаслы армиягә озатылачак дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия, проводы в армию с профессией