Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ашыкмагыз алга, Чирмешәннәр барда!

"Сәләт" балалар иҗаты үзәге коллективы тырышлыгы белән 21 февраль көнне аграр көллиятнең актлар залында мәктәп укчылары арасында КВН үткәрелде, Узган елгы бәйгедә Күккүз, Болгаер, Морзалар мәктәпләре командалары көч сынашкан булсалар, быел Чирмешән, Бакырчы, Кызыл Тау укучылары үз белемнәрен күрсәттеләр. КВН формасында "Яшьләр сулышы" дип исемләнгән район конкурсы "Тарих елы -...

"Сәләт" балалар иҗаты үзәге коллективы тырышлыгы белән 21 февраль көнне аграр көллиятнең актлар залында мәктәп укчылары арасында КВН үткәрелде, Узган елгы бәйгедә Күккүз, Болгаер, Морзалар мәктәпләре командалары көч сынашкан булсалар, быел Чирмешән, Бакырчы, Кызыл Тау укучылары үз белемнәрен күрсәттеләр. КВН формасында "Яшьләр сулышы" дип исемләнгән район конкурсы "Тарих елы - 2011" гә багышлап "Тарихы барның - иле бар" дигән исем астында узды. Бәйге шартлары буенча таныштыру - сәламләү, капитаннар ярышы, музыкаль өлеше,"Үткәнемә карыйм елмаеп", "12нче гасыр күзлегеннән бүген", "Тарихи әсәрләр җанлана" һәм башка биремнәрне һәр команда тырышып башкарды. Укучылар сорау-җавапларга тапкыр җавап бирделәр. Мәртәбәле жюри урыннарны да бик гадел билгеләде. "Ашыкмагыз алга, Чирмешәннәр барда..." дип җырлаган Чирмешән мәктәбе командасы беренче урынга (рәсемдә) лаек булды. Бакырчы, Кызыл Тау мәктәпләре командалары икенче-өченче урыннарны алдылар. Аларның һәркайсына истәлекле бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КВН Сэлэт