Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баллы тормыш – җайлы тормыш?!.

Районның иң тәҗрибәле умартачыларының берсе, Табар Черкенендә иң матур йорт хуҗабикәсе Светлана Кубайкина тумышы белән күрше Буа районының Рунга авылыннан. Ире Владимир да шул ук яклардан. Апас табигатен һәм кешеләрен үз итеп Апас якларына күчеп килүләренә дә шактый сулар аккан инде... Чувашиянең Вурнардагы нибары 3 айлык махсус курсларда белем алып,...

Районның иң тәҗрибәле умартачыларының берсе, Табар Черкенендә иң матур йорт хуҗабикәсе Светлана Кубайкина тумышы белән күрше Буа районының Рунга авылыннан. Ире Владимир да шул ук яклардан. Апас табигатен һәм кешеләрен үз итеп Апас якларына күчеп килүләренә дә шактый сулар аккан инде...

Чувашиянең Вурнардагы нибары 3 айлык махсус курсларда белем алып, умартачы һөнәрен сайлавыма бер дә үкенмим мин,-ди ул бүген. - 1985 елдан ирем белән бергә Төбәк Черкене урманчылыгында эшли башладык, акрынлап тәҗрибә тупладык. Урманчылык умарталыгында бал кортлары гаиләләрен икеләтә арттыра алдык, дәүләткә бал тапшыру планын даими арттырып үтәп бардым. Урман кочагында тупырдап торган 3 бала үстердек. Балаларыбыз да шөкер, бал кортларыбыз кебек үк, эшсөяр булып үстеләр, тормышта да югалып калмадылар. Бер кызыбыз Людмила район мәгариф бүлегендә, икенче кызыбыз Ольга Казанда шәфкать туташы булып эшли. Яныбызда киленебез Светлана да яши, ул -Табар Черкене мәктәбендә директор урынбасары. Безнең нәселебез дәвамчылары - 3 онык үстерәбез. Бал корты безне ашлы һәм эшле итте, шуңа да тормышыбызга бер дә зарланырлык түгел. Әле менә 8 ел элек бер нигезгә берьюлы ике яңа йорт салып кердек...

Бу эшсөяр гаиләнең тагын бер үзенчәлеге бар әле - менә 10 еллар инде үз хуҗалыкларында чабышкы токымлы атлар асрыйлар. Бала һәм яшүсмер чакларында Людмила белән Ольга "Вика" кушаматлы атлары белән район һәм тирә-күрше төбәк Сабан туйларында 6(!!!) тапкыр беренче урын яулаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пчеловодство