Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алтын куллар могҗизасы

Районның җәмәгать туклану предприятиеләрендә районда яшәүче төрле милләт халыклары өчен Милли аш-су көннәре бара. Автовокзал бинасында урнашкан "Хәләл" кафесы да район башкарма комитеты оештырган бу чарада бик теләп катнашты. 17 май көнне алар 15 төргә якын татар халык ашы әзерләгәннәр иде. Гөбәдия, бәлеш, кыстыбый, чәк-чәк, юка, өчпочмак һәм башкаларны халкыбызга...

Районның җәмәгать туклану предприятиеләрендә районда яшәүче төрле милләт халыклары өчен Милли аш-су көннәре бара. Автовокзал бинасында урнашкан "Хәләл" кафесы да район башкарма комитеты оештырган бу чарада бик теләп катнашты. 17 май көнне алар 15 төргә якын татар халык ашы әзерләгәннәр иде. Гөбәдия, бәлеш, кыстыбый, чәк-чәк, юка, өчпочмак һәм башкаларны халкыбызга хас булган кунакчыллык, итагатьлелек белән тәкъдим иттеләр. Татар халкы элек-электән аш-суга осталыгы, ризыкларының үзенчәлеклелеге, төрлелеге белән аерылып торган. Бу көнне дә тәмле, хуш ис аңкыган, күпереп пешкән, хәләл азыкларны һәркем мактый-мактый ашады.

Рәсемдә: аш-су осталары Роза Шәфигуллина һәм Рәмзия Мөхәммәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дни национальной кухни