Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Алтын алка”да чыршы бәйрәме

Районыбызда Боз сарае булу горурлык булса, спортчылар өчен Чыршы бәйрәменең нәкъ менә биредә булуы үзе бәхет. 8 январь иртәсендә "Алтын алка" Боз сарае балаларны, өлкәннәрне үзенә җыйды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин инициативасы белән әзерләнгән бәйрәм күңелле дә, җанлы да, мавыктыргыч та булды. Залда утыручы тамашачы тимераякта йөрүче Кыш бабай, Кар...

Районыбызда Боз сарае булу горурлык булса, спортчылар өчен Чыршы бәйрәменең нәкъ менә биредә булуы үзе бәхет. 8 январь иртәсендә "Алтын алка" Боз сарае балаларны, өлкәннәрне үзенә җыйды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин инициативасы белән әзерләнгән бәйрәм күңелле дә, җанлы да, мавыктыргыч та булды. Залда утыручы тамашачы тимераякта йөрүче Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройларының чыгышларын тамаша кылды. Әйтелгән табышмакларга зал бердәм булып җавап бирде. Боз сараенда шөгыльләнүче балалар кыска гына вакыт эчендә өйрәнгән күнегүләрен күрсәттеләр, хоккей уйнаучы чын егетләр чыгып сәламләде. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова барлык катнашучыларны, кунакларны бәйрәм белән котлады, Яңа елда укуда, спортта тагын да зур уңышларга ирешүләрен теләде. Россия һәм республика дәрәҗәсендә призлы урыннар яулаган 19 спортчыга район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды.

Казан шәһәре спорт мәктәбенең тренеры Светлана Романова җитәкчелегендәге 6 укучының фигуралы шуу буенча чыгышлары бәйрәмне тагын да җанландырды. Киләчәктә безнең районыбызда да шундый фигуристлар булачагына ышаныч зур. Чөнки әлеге спорт төренә балалар бик теләп йөриләр. Шушы көнне үк кышкы хоккей уеннары сезонын ачып җибәрде. Район хоккей командалары яңа сезонга аяк бастылар. Бәйрәм беренче уеннар белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыршы Алтын алка