Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хатын-кыз – тормыш чыганагы

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Казан шәһәренең "Корстон" сәүдә-күңел ачу үзәгендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесенә йомгак ясалды. Биредә төрле номинацияләрдә җиңү яулаган гүзәл затларыбыз Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм "Татарстан хатын-кызлары" республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева белән очраштылар. Бәйрәм чарасында катнашып, рухланып,...

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Казан шәһәренең "Корстон" сәүдә-күңел ачу үзәгендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесенә йомгак ясалды. Биредә төрле номинацияләрдә җиңү яулаган гүзәл затларыбыз Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм "Татарстан хатын-кызлары" республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева белән очраштылар. Бәйрәм чарасында катнашып, рухланып, зур тәэсирләр белән кайттык. Күңелле очрашу, котлаулар, чыгышлар һәркемнең йөрәгенә үтеп керде. Бәйрәмдә районыбыздан "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият" номинациясендә чыгыш ясаган Кече Күккүз авылы клубы мөдире Гөлүзә Зәйнуллина, "Ир-ат - мәрхәмәтле йөрәк" номинациясендә җиңүче Акхуҗа авылыннан Наил һәм Гөлирам Нигъмәтҗановлар, Югары Балтай авылыннан ветеран укытучы, авыл хәбәрчесе, шагыйрә Вәзимә Габдрахманова катнашты. Безне бу тантаналы очрашуга җибәргән өчен делегация исеменнән район башлыгы Рәшид Заһидуллинга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

Вәзимә Рәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатынкыз "Ел хатынкызы" "Ел ираты"