Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гает намазына бердәм булып бастык

Районыбызның барлык 53 мәхәллә мәчетләрендә дә Рамазан ае тәмамлану шәеннән 4 тулырга 15 минутта иртәнге намазга 3000 нән артык кеше килде. Кояш чыгып 40 минуттан соң барлык мәчетләрләрдә дә дин кардәшләребез Гает намазына басты. Шуннан соң Корьән сүрәләре, вәгазьләр укылды, догалар кылынды, Тәкъбир әйтелде. Татарстан Дини Назарәте тәкъдиме белән быелгы...

Районыбызның барлык 53 мәхәллә мәчетләрендә дә Рамазан ае тәмамлану шәеннән 4 тулырга 15 минутта иртәнге намазга 3000 нән артык кеше килде. Кояш чыгып 40 минуттан соң барлык мәчетләрләрдә дә дин кардәшләребез Гает намазына басты. Шуннан соң Корьән сүрәләре, вәгазьләр укылды, догалар кылынды, Тәкъбир әйтелде. Татарстан Дини Назарәте тәкъдиме белән быелгы фитр сәдакасының иң аз күләме бер мөселманга кимендә 50 сум күләмендә билгеләнгән иде. Бик күп кунаклар, хәллеләр һәм эшмәкәрләр, җитәкчеләрнең фитр сәдакалары Рамазан ае һәм Гает намазы ахырында дәвамында мәчетләрдә кабул ителеп, махсус кенәгәләргә теркәлде. Җыелган кадәр барлык фитр сәдакалары мохтаҗларга ярдәм рәвешендә тотылачак. Район мәчетләрендә быел 50 гә якын Ифтар, табыннары үткәрелде.

Рамазан ае дәвамында районда Төркиядән килгән дин белгече, профессор, Корьән -хафиз Ибраһим Бөек кунак булды. Ул күп мәхәллә мәчетләре белән танышты, төрле дини чараларда, Ифтар мәҗлесләрендә һәм Тәравих намазларында катнашты.

6 августта Апас мөселманнары мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев аның белән бергә Казанда сукырлар өчен махсус ачылган "Ярдәм" мәчетендә Ифтар табынында һәм Тәрәвих намазында булды. Төркия кунагы 7 августта үзенең туган иленә кайтып китте.

Быел районнан 4 хатын-кыз мөслимәнең Хаҗ кылуы көтелә. Мөхтәсибәт һәм Дини назарәт ярдәме белән аларга бу изге, саваплы гамәлне башкаруга әзерләнү ярдәме күрсәтелә.

Гает намазы үткәрелгән һәр мәчеттә бу көнне район полициясе хезмәткәрләре кизү торды, дини йолалар тыныч шартларда үткәрелде һәм көтелмәгән хәлләргә юл куелмады. Ярдәмнәре өчен Апас мөхтәсибәте район хакимияте һәм район эчке эшләр бүлегенә олы рәхмәтен ирештерә.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев