Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гашыйк утында янганнар мең өлеш бәхетлерәк

Гашыйклар көне уңаеннан Апас аграр көллиятендә "Рассвет" гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү үзәге белгечләре белән берлектә "Бер күрүдә гашыйк булу" дип исемләнгән күңелле чара оештырылды. Кичәнең максаты - ялгыз йөрәкләрне кавыштыру, яшьләрнең тормышка карашларын аңлау, аларга әдәп-әхлак кагыйдәләрен төшендерү иде. Аграр көллиятнең файесы төрле төсләрдәге шарлар, йөрәкләр, шәмнәр белән бизәлде....

Гашыйклар көне уңаеннан Апас аграр көллиятендә "Рассвет" гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү үзәге белгечләре белән берлектә "Бер күрүдә гашыйк булу" дип исемләнгән күңелле чара оештырылды. Кичәнең максаты - ялгыз йөрәкләрне кавыштыру, яшьләрнең тормышка карашларын аңлау, аларга әдәп-әхлак кагыйдәләрен төшендерү иде.

Аграр көллиятнең файесы төрле төсләрдәге шарлар, йөрәкләр, шәмнәр белән бизәлде. Бәйгедә уңышсыз, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 12 яшүсмер катнашты. Алар парларга бүленеп үзләре белән таныштырып үттеләр, эмблемаларын якладылар, сөйгәннәре өчен шигырьләр чыгардылар, "Беренче очрашуга костюм", "Татлы сүзләр", "Тылсымлы бию" бәйгеләрендә бик теләп катнаштылар.

Шулай ук әлеге бәйгене тамаша кылучы аграр көллият студентлары өчен дә төрле уеннар, конкурслар оештырылды. Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләп үтелде. Гашыйклар көненә багышланган дискотека да һәркемнең күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Рассвет" вечер день Валентина