Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Прокурор кулыннан бүләк алдылар

Район прокуратурасы белән берлектә оештырылган "Әгәр мин прокурор булсам" дип исемләнгән иҗади бәйгенең җиңүчеләрен игълан иткән идек инде. 18 гыйнвар көнне язмаларның авторлары иҗади җитәкчеләре белән берлектә прокурор бүлмәсендә очраштылар. Район прокуроры Ришат Шакиров алар белән җанлы әңгәмә үткәрде, кызыксындырган сорауларына җаваплар алды, яшь буын фикеренең үзе өчен бик мөһим...

Район прокуратурасы белән берлектә оештырылган "Әгәр мин прокурор булсам" дип исемләнгән иҗади бәйгенең җиңүчеләрен игълан иткән идек инде. 18 гыйнвар көнне язмаларның авторлары иҗади җитәкчеләре белән берлектә прокурор бүлмәсендә очраштылар. Район прокуроры Ришат Шакиров алар белән җанлы әңгәмә үткәрде, кызыксындырган сорауларына җаваплар алды, яшь буын фикеренең үзе өчен бик мөһим икәнлеген һәм бәйгенең узган елларда да дәвамлы булачагын белдерде. Апас урта мәктәбе укучылары Булат Латыйпов, Гөлчәчәк Хилавиева, Табар Черкене мәктәбеннән Инзилә Фәррахова, Йомралы мәктәбеннән Алинә Галимҗанова, Кызыл Тау мәктәбеннән Сөмбел Нуриева район прокуроры кулыннан бүләкләр һәм Мактау грамоталары алдылар. Газетабызның баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева яшь хәбәрчеләргә яңадан-яңа җиңүләр теләде һәм 25 майга кадәр терроризм, экстремизм, коррупция темаларына да бәйге баруын исләренә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокурор района