Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

БЕРЕНЧЕ ПРЕМИЯ

Урак-2013" район штабы карары буенча, 22 июльгә 6300 центнер ашлык суктырып алган Әхәт Заһиров экипажына кырга килеп махсус комиссия быелгы иң беренче акчалата премия тапшырды. Эшнең сыйфаты да әйбәт. - 9 метрлы ургыч белән эшләве әлләни авыр түгел, - ди туып-үскән Борнаш авылы басуларында инде 35нче урагын каршылаучы игенче. -Тәҗрибәне...

Урак-2013" район штабы карары буенча, 22 июльгә 6300 центнер ашлык суктырып алган Әхәт Заһиров экипажына кырга килеп махсус комиссия быелгы иң беренче акчалата премия тапшырды. Эшнең сыйфаты да әйбәт.

- 9 метрлы ургыч белән эшләве әлләни авыр түгел, - ди туып-үскән Борнаш авылы басуларында инде 35нче урагын каршылаучы игенче. -Тәҗрибәне эшләп кенә туплап була. Ярдәмчем Рамил Миннебаев та бик өлгер, агрономлыкка укый, китаптан өйрәнгәнен кырда сынап, эшләп күрсәтә, бер дигән белгеч чыгачак егеттән, - дип мактый.

Хуҗалык басуларында эш оешкан төстә бара. Игенчеләргә эшләргә дә, ял итәргә дә шартлар җитәрлек. Җитәкче-белгечләр һәрдаим кырда, алар янәшәсендә. Икмәкнең бөртеге дә әрәм булмый биредә.

Рәсемдә: ООО СХП "Свияга" җитәкчесе Марат Хәсәнов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ильяс Заһидуллин "Урак - 2013" алдынгылары Әхәт Заһировны, ярдәмчесе Рамил Миннебаевны тәбриклиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: премия жатва 2013