Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гомер бәйрәме һәм иҗат бәйрәме

Әҗем авылында гомер кичерүче җирле шагыйребез Габбас ага Хафизовның 85 яшьлек юбилеена "Гомерем мизгелләре" дип исемләнгән бишенче китабы дөнья күрде. 8 июльдә Казанның "Туган авылым" ресторанында олуг юбилее уңаеннан оештырылган иҗат кичәсендә китапны тәкъдир итү тантанасы булды.

Габбас абый үзенең иҗат җимешләре - гади, халыкчан шигырьләре белән республикада да танылган шагыйрь. Тантанага килгән ТР прокуроры Кәфил Әмиров, "Апас" Якташлык җәмгыяте әгъзалары, язучы Шәһинур Мостафин, Асия Юнысова, танылган җырчы, сүз остасы Җәвид Шакиров һәм башка күренекле шәхесләр үз чыгышларында аның шигырьләрен сөйләп, аның иҗатына соклануларын белдереп иң җылы хисләрен җиткерделәр. Игенче-шагыйрьнең балалары да үзе кебек булдыклылар, тырышлар. Гаиләдә ике профессор, агрономнар, медицина хезмәткәрләре һәм башка һөнәр ияләре бар. Балалары, кияү-киленнәре, оныклары зал тутырып түргә чыккач кунаклар аягүрә басып алкышладылар.

Апас районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин район башлыгы исеменнән юбилярны тәбрикләп истәлекле бүләк тапшырды. 70 елдан бирле "Йолдыз"ыбызның аерылгысыз бизәге булган хәбәрчебезгә без дә яңа иҗат уңышлары, илһамлы шигырь юллары теләдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев