Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гомерең озын булсын!

Район үзәк поликлиникасы һәм хастаханәсендә зур капиталь ремонт эшләре алып барылуга да карамастан, апаслылар диспансеризация үтүне кичектермиләр. -20 майга 1008 кеше диспансеризация үтте инде,-дип хәбәр итте безгә поликлиника җитәкчесе Рамил Гатин. -Кабул ителгән тәртип буенча, быел 21 яше тулган һәркем унга якын юнәлешле киң медицина тикшерүләре узарга тиеш. Аның барышында...

Район үзәк поликлиникасы һәм хастаханәсендә зур капиталь ремонт эшләре алып барылуга да карамастан, апаслылар диспансеризация үтүне кичектермиләр.

-20 майга 1008 кеше диспансеризация үтте инде,-дип хәбәр итте безгә поликлиника җитәкчесе Рамил Гатин. -Кабул ителгән тәртип буенча, быел 21 яше тулган һәркем унга якын юнәлешле киң медицина тикшерүләре узарга тиеш. Аның барышында 10 майга 15 ләп кешедә төрле шеш, йөрәк-кан юллары, ашкайнату, сулыш органнары авыруларының башланып кына килү симтомнары ачыкланды. Оператив дәвалану аларга озын тормыш, нык сәламәтлек алып киләчәк. Үзвакытында ачыкланган бу яман авыруларны дәвалау, кеше гомерен озынайту өчен Татарстан табибларының бүген мөмкинлекләре бик зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев